External Publication
Visit Post

КАРЫНДЫК ЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ (хикәя)

Казан Утлары [Unofficial] May 22, 2026
Source
Ләкин аңа рәхәтлектән изрәп озак утырырга туры килмәде, лобби-барга зәңгәр халат кигән җыештыручы хатын килеп керде. Юантык, киң чырайлы, җәлпәк борынлы, төртеп тишкәндәй кечкенә яшел күзле. Мондыйлар Казан урамнарында меңнәр! Ләкин бу хатын аңа бик тә таныш булып тоелды. Сул каш өстендә җөй бар түгелме соң? Ахырзаман алдыннан кемне искә алсаң да, каршыңа килеп чыга диләр иде, шулмы соң бу? – Обеденный перерыв! – диде хатын, идән чүпрәген чиләккә чумдырып. – Бер сәгатькә! Сәлим күзен чытырдатып йомды. Аңына килгәндә, аңа бер сылу кыз иелеп тора иде.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...