{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreic2tcubalyfzzi72hvm6ma4rpdd6377dvgzfzi3fmnqni55pbemma",
    "uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mmgvoqlwmfj2"
  },
  "path": "/news/hikaya/karyndyk-ly-ide-tarazase-xikaia",
  "publishedAt": "2026-05-22T10:00:00.000Z",
  "site": "https://kazanutlary.ru",
  "tags": [
    "Хикәя"
  ],
  "textContent": "Ләкин аңа рәхәтлектән изрәп озак утырырга туры килмәде, лобби-барга зәңгәр халат кигән җыештыручы хатын килеп керде. Юантык, киң чырайлы, җәлпәк борынлы, төртеп тишкәндәй кечкенә яшел күзле.  Мондыйлар Казан урамнарында меңнәр! Ләкин бу хатын аңа бик тә таныш булып тоелды. Сул каш өстендә җөй бар түгелме соң? Ахырзаман алдыннан кемне искә алсаң да, каршыңа килеп чыга диләр иде, шулмы  соң бу?  – Обеденный перерыв! – диде хатын, идән чүпрәген чиләккә чумдырып. – Бер сәгатькә!  Сәлим күзен чытырдатып йомды. Аңына килгәндә, аңа бер сылу кыз иелеп тора иде.",
  "title": "КАРЫНДЫК ЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ (хикәя)"
}