External Publication
Visit Post

Ана догасы (хикәя)

Казан Утлары [Unofficial] April 5, 2026
Source
Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый: – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта? – Әнә, көнбатышта, – ди егет. Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла. – Әмирем кайда? – Япониядә ул, әни, көнчыгышта. Карчык инде шул якка карап укый. Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче...

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...