{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiebuzdc5p4laer3zymqd3ixx5zgkfok3sckyuvmmsc26wrtfbnk24",
    "uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mismsjiwoez2"
  },
  "path": "/news/ile-turynda-uyla/ana-dogasy-khikya",
  "publishedAt": "2026-04-05T10:00:00.000Z",
  "site": "https://kazanutlary.ru",
  "tags": [
    "\"Илең турында уйла\""
  ],
  "textContent": "Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый:  – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта?  – Әнә, көнбатышта, – ди егет.  Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла.  – Әмирем кайда?  – Япониядә ул, әни, көнчыгышта.  Карчык инде шул якка карап укый.  Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче...",
  "title": "Ана догасы (хикәя)"
}