{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifpgbtay26isnjuyhzr27ho4ble4q6wdypej6oejz5ajudj2zgwda",
    "uri": "at://did:plc:x3kaistxlhmjvdm25mz5qg4e/app.bsky.feed.post/3mp6n3gqvt7l2"
  },
  "path": "/news/annan-urnak-alygyz-tatarstanda-elektron-maktau-taktasyna-in-laeklylarny-yialar-116452",
  "publishedAt": "2026-06-26T09:10:00.000Z",
  "site": "https://vatantat.ru",
  "tags": [
    "МӨҺИМ"
  ],
  "textContent": "Татарстанда 4,7 мең предприятие электрон Мактау тактасына кертү өчен 8,6 мең хезмәткәрен тәкъдим иткән. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Мактау тактасы әлегә ябык, чөнки муниципаль дәрәҗәдә сайлау эше алып барыла. «Иң яхшы хезмәткәрне күрсәтү генә түгел, оешманың барлык социаль гарантияләр һәм стандартларны үтәве дә мөһим», – ди ул.",
  "title": "Аннан үрнәк алыгыз: Татарстанда электрон Мактау тактасына иң лаеклыларны җыялар"
}