{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreibm5tdzxfwbjll6jtvkcyndaszctwrim23i3b3w6jtvlm5kyht324",
"uri": "at://did:plc:x3kaistxlhmjvdm25mz5qg4e/app.bsky.feed.post/3mogbbg63xvi2"
},
"path": "/news/donia-kazanga-karyi-tatarstan-baskalasynda-rossiia-asean-sammity-uza-116119",
"publishedAt": "2026-06-16T15:55:00.000Z",
"site": "https://vatantat.ru",
"tags": [
"МӨҺИМ"
],
"textContent": "Бу көннәрдә дөнья Казанга карап тора: 17–19 июньдә Татарстан башкаласында Россия–АСЕАН саммиты уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре белән сәяси, икътисадый һәм социаль хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чара кысасында бездә дистәдән артык чит ил делегациясен, меңләгән кунак көтәләр. Саммит эшендә Россия Президенты Владимир Путин да катнашачак.",
"title": "Дөнья Казанга карый: Татарстан башкаласында Россия–АСЕАН саммиты уза"
}