Иҗтимагый киңлекләргә тавыш бирүдә 131 мең кеше катнашкан
Ватаным Татарстан [Unofficial]
June 15, 2026
Казанда 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлек билгеләнде. Татарстан урамындагы сквер халык тавыш бирүендә җиңүче булды. Проектны 50 меңгә якын казанлы хуплаган. Тавыш бирүдә исә барлыгы 131 мең кеше катнашкан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.
Discussion in the ATmosphere