{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigxlh6pfieztucbw4v646qivty3hbmn6olf6rwrcbiracirb5j2em",
"uri": "at://did:plc:x3kaistxlhmjvdm25mz5qg4e/app.bsky.feed.post/3mod4jbs3eac2"
},
"path": "/news/sabantui-maidannaryna-amagat-transportynda-baryrga-takiedim-itela-116057",
"publishedAt": "2026-06-15T10:20:00.000Z",
"site": "https://vatantat.ru",
"tags": [
"Яңалыклар"
],
"textContent": "20 июньдә Казанда өч мәйданчыкта Сабантуй гөрләячәк. Бәйрәм урыннарына барып җитү уңайлы булсын өчен махсус транспорт, бушлай шаттллар һәм электричкалар йөриячәк. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов сөйләде.",
"title": "Сабантуй мәйданнарына җәмәгать транспортында барырга тәкъдим ителә"
}