{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiajxajopixsztfndbu2msiy74bomvt4b6ujl75p5ju4qvowundlpm",
"uri": "at://did:plc:x3kaistxlhmjvdm25mz5qg4e/app.bsky.feed.post/3mmr2ilqa6is2"
},
"path": "/news/kaityp-ita-almagannar-tatarstanda-iullarda-ulucelar-kimemi-115500",
"publishedAt": "2026-05-26T12:55:00.000Z",
"site": "https://vatantat.ru",
"tags": [
"Җәмгыять"
],
"textContent": "Ел башыннан Татарстан юлларында 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 113 кешенең гомере өзелгән, 1268 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 24 кешегә арткан. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.",
"title": "Кайтып җитә алмаганнар: Татарстанда юлларда үлүчеләр кимеми"
}