Май чүлмәгең чистамы: республикада чистарту икеайлыгы дәвам итә
Ватаным Татарстан [Unofficial]
May 6, 2026
Татарстанда чистарту икеайлыгы дәвам итә. Җыештыралар, түгәләр, күзәтәләр, чиста урында яңа чүплек булмасын дип тырышалар. Билгеле булганча, икеайлыкның һәр атнасы бер темага багышланды. Алтынчысы – Җиңү көненә атап «Безнең геройлар янәшә яши» дип атала. Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, якыннары СВОда булган гаиләләргә ярдәм итәләр, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерәләр.
Discussion in the ATmosphere