{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreihkc3s5eyrncjaj3mywuxffi55j5mssgj2zaoesja6vc7772ofphy",
    "uri": "at://did:plc:x3kaistxlhmjvdm25mz5qg4e/app.bsky.feed.post/3mga2ljh63742"
  },
  "path": "/news/iazny-kaican-kotarga-112903",
  "publishedAt": "2026-03-04T09:10:00.000Z",
  "site": "https://vatantat.ru",
  "tags": [
    "МӨҺИМ"
  ],
  "textContent": "Язга аяк бастык, җәмәгать. Дөрес, әлегә ул күбрәк календарьда гына сизелә. Урамда исә һаман да кар ява. Быелгы кыш явым-төшемнәре белән тарихка да кереп калачак. Мондый кыштан соң килгән яздан нәрсә көтәргә? Бу кадәр кар кайчан эреп бетәр? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.",
  "title": "Язны кайчан көтәргә?"
}