{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiby43bnvwnrcxwgjr7ppr6ewgq5slrunux3tiga2iri6fjebjocqu",
"uri": "at://did:plc:sofqzk5tyaik5nuvneo4k77w/app.bsky.feed.post/3moihzdpwqk52"
},
"path": "/news/edebi-miras/farsel-zyiatdinov-irkalaner-ham-nazlanyr-ocen-uz-illaren-kota-dingezlar",
"publishedAt": "2026-06-17T05:00:00.000Z",
"site": "https://beznenmiras.ru",
"tags": [
"Әдәби мирас"
],
"textContent": "Язучы, шагыйрь, бакчачы, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарсель Сәхәбетдин улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Актаныш районындагы Качкын авылында туган. 1965 елда – Казан дәүләт университетын, 1966 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, радиотапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшли. 1968 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. Китаплары: «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991), «Гыйльми белән Белми» (1983), «Изге йорт» (1997). 2021 елның 16 августында вафат булды һәм Биектау зиратында дәфен кылынды. Тууына – 89, вафатына – 5 ел.",
"title": "Фарсель ЗЫЯТДИНОВ: «Иркәләнер һәм назланыр өчен, Үз җилләрен көтә диңгезләр...»"
}