{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiadzbzrpw54odh3h3vduka6pzfkypmfe2utqdyiee7lrgswogbdma",
    "uri": "at://did:plc:sofqzk5tyaik5nuvneo4k77w/app.bsky.feed.post/3mmzj4h5u6is2"
  },
  "path": "/news/respublikada/tugan-iakta-bairam-tantanasy",
  "publishedAt": "2026-05-29T08:00:00.000Z",
  "site": "https://beznenmiras.ru",
  "tags": [
    "Республикада"
  ],
  "textContent": "Җиһанның яңарган, шау чәчәккә күмелгән гүзәл чоры. Табигатьнең шушы илаһи  мизгелендә без – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин; республиканың  атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова һәм прозаик Айдар Нуриев сәфәргә кузгалдык. Туган җир чакыруы безне үзенә дәшеп кайтарды. 22 майда Актаныш ягы  иҗат әһелләрен үзенә җыйды.",
  "title": "Туган якта бәйрәм тантанасы"
}