{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreih5vjxbzinkz2ztwaqkjg3ezkexrodiybasmynqw3csah46dsy7fi",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mpr6a2mc34j2"
  },
  "path": "/node/9997",
  "publishedAt": "2026-07-02T19:50:55.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nКазанда «Тархан» телепроекты тәмамланды – бишенче, юбилей сезоны финалында интеллектуаль бәйгенең җиңүчесе ачыкланды. Ул – Казанның 27 нче мәктәбенең X сыйныф укучысы Әмирхан Исхаков. Ульяновскидан Рәшит Айбетов – икенче, Саба районыннан Айгөл Хәертдинова өченче урынга лаек булды.\n\nТагын өч финалистны – Владислав Шевелев (Пушкин исемендәге 78 нче лицей), Тимерхан Гыйльмиев (Казанның 13 нче гимназиясе) һәм Алинә Гаделшинаны (КФУның Мәрҗани исемендәге 2 нче лицее) – Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев университетка укырга керергә чакырды. Ул аларның белем дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте һәм югары уку йортының булачак студентлары арасында күрү теләген белдерде.\n\nБыел интеллектуаль ярышның финалы яңартылган Үзәк универмаг мәйданчыгында үткәрелде. Жюрины, гадәттәгечә, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкләде.",
  "title": "Казаннан Әмирхан Исхаков «Тархан» интеллектуаль конкурсының юбилей сезонында җиңде"
}