{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreif5u5xsacy5jsnrultoo2c5i5w36i75b3fdw3j3gyx7ktav5hpkcu",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mpeybhv2as42"
},
"path": "/node/9993",
"publishedAt": "2026-06-28T04:55:21.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Дөньяда",
"https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026",
"https://vk.com/adabimarathon"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nДөньяда\n\n\"Әдәби марафон\" проекты янә әдәбият сөючеләрне кулга китап алырга һәм татар әдәбиятын танытырга чакыра!\n\nГадәттәгечә, җәйге Әдәби марафон, иң беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәрелә. Ә инде үзләренең уллары һәм кызлары, оныклары белән аларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да катнаша ала. Гаилә белән Әдәби марафонда катнашу һәм гаиләдә туган телне саклау өчен бу менә дигән мөмкинлек!\n\nӘдәби марафонның Нигезләмәсе белән https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026 адресы буенча танышырга мөмкин.\n\n«ӘДӘБИ МАРАФОН» проектында катнашу өчен https://vk.com/adabimarathon сылтамасы буенча күчегез.",
"title": "XXXVI ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү бара"
}