{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreihzm6gsbzfqfcnck4zxzktkwaqpt5nclbxwodb7agn26xm3q4vo6u",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mp2wewowjbl2"
},
"path": "/node/9989",
"publishedAt": "2026-06-24T19:38:13.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n25 июньдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе узачак. Бу мәйданчыкка Татарстан башкаласының 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы 8 меңнән артык укучы җыелачак.\n\nӘлеге вакыйгада катнашучылар өчен танылган башкаручылар катнашында бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.\n\nДмитрий Хвостиков сүзләренчә, тантаналы программа 16:00 сәгатьтә башлана. Кичәне «Минем юлым – минем Казаным» дигән видеопролог ачачак.",
"title": "Казанның «Казан» гаилә үзәге янында 25 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак"
}