{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreig55jlqpbuw3z5fvkevfmce4umxiashbhlwhr2urpo4vxjz7wjaiy",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3moyhq3cuzxy2"
},
"path": "/node/9988",
"publishedAt": "2026-06-23T07:37:34.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"https://checkege.rustest.ru"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\n19 июньдә Татарстан Республикасында рус теленнән (4 июнь) һәм математикадан (база һәм профиль дәрәҗәләре, 8 июнь) имтихан нәтиҗәләре расланды.\n\n2026 елның 22 июне – Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә (https://checkege.rustest.ru) нәтиҗәләрне игълан итү һәм эшләрне бастырып чыгару көне.\n\nРус теленнән БДИны агымдагы елда 16 314 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 15 110). Уртача балл 66,66 (2025 елда – 65,05). 24 балллы минималь бусаганы 40 укучы үтмәгән. Рус теленнән 71 укучы 100 балл алган (2025 елда – 31).\n\nРус теленнән чыгарылыш дәүләт имтиханын (ЧДИ) 154 укучы тапшырды. Уртача билге – 4,38. Канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр юк.\n\nМатематикадан профиль дәрәҗәсендәге имтиханны 9 595 укучы тапшырган (2025 елда – 8 562). Уртача балл 71,40 (2025 елда – 68,68). Минималь бусаганы (27 балл) 152 укучы үтмәгән. Профиль дәрәҗәсендәге математикадан 100 баллны 137 укучы алган (2025 елда – 11).\n\nМатематикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханын 6 700 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Уртача бәя – 4,39. 98 укучы канәгатьләнерлек булмаган билге алды.\n\nМатематикадан чыгарылыш дәүләт имтиханын (ЧДИ) 157 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Уртача билге – 3,75. Бер чыгарылыш сыйныф укучысы канәгатьләнерлек булмаган билге алды.\n\nКуелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 2026 елның 23, 24 июнендә чыгарылыш укучысының уку урыны буенча кабул ителәчәк.\n\nМатематикадан (профиль дәрәҗәсе, база дәрәҗәсе) куелган баллар белән килешмәү турында апелляцияләрне карау 2026 елның 26 июнендә, рус теленнән - 2026 елның 29 июнендә түбәндәге адрес буенча һәр апелляцияче өчен катгый билгеләнгән вакытта узачак: Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт.",
"title": "Татарстан Республикасында рус теле һәм математикадан имтихан нәтиҗәләре расланды"
}