{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigu4uh32hwgx7klbk3r7nk7dkgdv2dge3kx6in3b2dj6bq22f6xae",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3motto6gxynu2"
},
"path": "/node/9986",
"publishedAt": "2026-06-21T10:19:44.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан",
"https://minmol.tatarstan.ru/granti-na-uluchshenie-zhilishchnih-usloviy.htm"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nТатарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте Татарстан Республикасы яшь галимнәренең торак шартларын яхшыртуга грантлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.\n\nТатарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2026 елда конкурс нигезендә 1 млн 375 мең сум күләмендә 16 грант биреләчәк. Яшь галимнәргә ярдәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.\n\nГрант алуга 35 яшькә кадәр фән кандидаты яки 40 яшькә кадәрге фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия Россия Федерациясе гражданнары дәгъва итә ала. Конкурста катнашучыларның фәнни эш стажы кимендә өч ел булырга, Татарстан Республикасының социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптә торырга һәм фәнни эшчәнлектә зур казанышларга ирешергә тиеш.\n\nАлынган акчаларны җиңүчеләр торак өчен беренчел кертемне түләүгә, торак урынның түләнмәгән өлешен социаль ипотека шартнамәсе буенча түләүгә яки максатчан акчалата займ шартнамәсе буенча калган бурычларны каплауга юнәлтә алачак.\n\nГаризалар 2026 елның 17 июненнән 14 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Документлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Сафьян урамы, 5нче йорт, 307 кабинет, эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).\n\nКонкурс буенча сайлап алуга нәтиҗәләрне 2026 елның 26 ноябреннән дә соңга калмыйча чыгару планлаштырыла.\n\nШартлар белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:https://minmol.tatarstan.ru/granti-na-uluchshenie-zhilishchnih-usloviy.htm",
"title": "Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен грантларга гаризалар кабул итү башланды"
}