{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreieevylkl52lrohoh7lfh3dxju2rsumlznpi66mm6yikcsetufdxw4",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3morktk2mlei2"
  },
  "path": "/node/9985",
  "publishedAt": "2026-06-20T14:54:58.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Россия"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\nРоссиядә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Абитуриентлар бакалавриат, специалитет, магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына документлар тапшыра ала, дип хәбәр итә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте\n\nРФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, 2026 елда укырга керүчеләр өчен 620 480 бюджет урыны каралган.\n\n«Быел барлыгы 620 480 бюджет урыны бүлеп бирелде. Һәм без бюджет урыннары санын арттыру курсын дәвам итәбез. Алар 2025 елга караганда бераз күбрәк», - диде Фальков.\n\nАбитуриентлардан укырга керү өчен ризалык, белем турында документ, шулай ук кирәк булганда ташламаларга хокукны раслаучы документлар, олимпиада дипломнары, махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә һәм әзерлекнең иҗади юнәлешләре өчен портфолио таләп ителәчәк.\n\nБакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар һәм документлар кабул итү конкрет югары уку йорты кагыйдәләренә бәйле рәвештә 10 июльдән 20 июльгә кадәр төгәлләнәчәк. Түләүле укуга кергәндә документлар 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.\n\nМагистратурага һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына керүчеләр өчен бюджет урыннарына документлар кабул итү 20 августтан да соңга калмыйча, түләүле урыннарга – 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.\n\nДокументларны югары уку йортының кабул итү комиссиясендә шәхсән, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон форматта да тапшырырга мөмкин.",
  "title": "Россиядә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды"
}