«Кеше тәрбияләү» конкурсының абсолют җиңүчесе – Югары Ослан районыннан Наталья Сарбаева
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
June 13, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
Балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе педагогик хезмәткәре һөнәренең әһәмиятен һәм абруен арттыру, педагогларның өзлексез һөнәри үсешен, иҗади һәм карьера үсешен тәэмин итә торган нәтиҗәле шартлар тудыру максатларында агымдагы елның 10 июнендә Казан шәһәре Киров районының «Заман» күп профильле 189 нчы гимназиясе базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кеше тәрбияләү» тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсларының финалы булды.
Чараны оештыручылар:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,
«Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе.
«Кеше тәрбияләү» конкурсының финалы өч номинация буенча үткәрелде:
Сыйныф җитәкчеләре өчен «Сыйныф коллективын тәрбияләү»;
Педагог-оештыручылар өчен «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» ;
Тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре өчен «Балачак навигаторлары».
3 номинация буенча финал сынауларында Татарстан Республикасының 21 муниципаль берәмлегеннән 31 педагог катнашты (Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Тәтеш, Теләче, Ютазы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре).
Конкурс сынаулары кысаларында финалистлар бирелгән темаларның берсе буенча халык алдында чыгыш ясадылар, тәрбия мәсьәләләре буенча җавап бирделәр, тәрбияви практикаларны тәкъдим иттеләр һәм конкурста катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр, видеоподкастлар булдырдылар, педагогик ситуацияләргә анализ ясадылар.
Финал нәтиҗәләре буенча өч номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.
«Кеше тәрбияләү» конкурсының абсолют җиңүчесе – Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы «Коллар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең сыйныф җитәкчесе Сарбаева Наталья Павловна.
«Йөрәкне балаларга бирәм» конкурсының финалы сигез номинация буенча үткәрелде:
«Техник юнәлешле өстәмә белем бирү педагогы»;
«Сәнгать юнәлеше буенча өстәмә белем педагогы»;
«Табигать фәннәре юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы»;
«Туристлык-туган якны өйрәнү юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы»;
«Физкультура-спорт юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы»;
«Социаль-гуманитар юнәлешле өстәмә белем бирү педагогы»;
«Инвалид балалар белән эшләүче өстәмә белем бирү педагогы»;
«Өстәмә белем бирүдә остазлык».
8 номинация буенча финал сынауларында Татарстан Республикасының 17 муниципаль берәмлегеннән (Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Буа, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре) 23 педагог хезмәткәре катнашты.
Конкурс сынаулары кысаларында финалистлар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр, проект эшчәнлегендә, шулай ук педагогик бурычларны һәм педагогик ситуацияләрне хәл итүдә катнаштылар.
Финал нәтиҗәләре буенча 8 финалист ачыкланды: 3 җиңүче һәм 5 лауреат, алар арасында беренче урынны Казан шәһәре Киров районының «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Кузнецова Елена Анатольевна алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!
Discussion in the ATmosphere