{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiedobzpfb7jgmj2an3uy67zmcxiyjxpblrbrhjmseglfoe2cqslj4",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mny6rvyxwsq2"
},
"path": "/node/9973",
"publishedAt": "2026-06-10T20:40:36.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\n11 июньдә Казанда «Росатом»ның «Белем бозваткычы» («Ледокол знаний») арктика экспедициясе проектының ярымфиналы булачак. Чара «Сәләт йорты» яшьләр үзәгендә үткәреләчәк.\n\nБыел проектның беренче онлайн этабында Россиянең 89 төбәгеннән 14–16 яшьлек 73 меңнән артык мәктәп укучысы һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты. Казандагы ярымфинал илнең сигез федераль округында бер үк вакытта үтәчәк сайлап алу этапларының берсе булачак.\n\nКатнашучылар фәнни һәм технологик казанышларга багышланган чыгыш әзерләячәк һәм интеллектуаль блицта көч сынашачак. Алар «Эзләнүче», «Булдыручы» һәм «Оста» треклары буенча ярышачак.\n\nЯрымфинал нәтиҗәләре буенча иң көчле катнашучылар Мәскәүдә үткәреләчәк финалга юллама алачак. Финалистлар арасында Төньяк полюска арктика экспедициясендә катнашучылар да билгеләнәчәк.",
"title": "Казанда «Белем бозваткычы» проектының ярымфиналы булачак"
}