{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiati2pwwrsq7othpzbifuibr2wntjvwq24b3k5q7nvz4enwdg26nm",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mnlrkjfydfu2"
  },
  "path": "/node/9968",
  "publishedAt": "2026-06-05T12:55:06.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Россия"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\n2026 елда беренче тапкыр «Тынлык көне» кертелә – 3 һәм 7 август. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте. Укуга кабул итү процессын төгәлрәк итү һәм бюджет урыннарын гаделрәк бүлү максатыннан, боерыклар формалашкан көнне «Тынлык көне» булачак.\n\nУзган елларда абитуриентлар соңгы минутка кадәр үз карарларын үзгәртә ала иде. Бу хәл күп очракта бюджетта укырга теләүчеләргә каршы эшләде, чөнки соңгы мизгелдә гаризаны яисә раслауны кире алырга мөмкин булды. Нәтиҗәдә, бюджет урыннары буш кала иде.\n\n«Быел 3 август — төрле квоталар буенча керүчеләрне кабул итү көне, ә 7 август — төп кабул итү көне, болар «Тынлык көннәре» булачак», — диде Фальков.",
  "title": "В.Фальков 2026 елгы кабул итү кампаниясендәге «Тынлык көннәре» даталарын атады"
}