{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreih24nm3ibrbjqkirhyunzk5x4xmqmtrtsws5ekkkajupdnfbipmhu",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mngqnv7t4sb2"
},
"path": "/node/9966",
"publishedAt": "2026-06-03T17:15:20.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\nПредметларны төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә өйрәнү үзенчәлекләре\n\n2026/27 уку елыннан яңа фән барлыкка киләчәк — «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» (Мәгариф министрлыгының 18.06.2025 № 467 боерыгы).\n\nАңа бирелә:\n— 5 класс — елына 17 сәгать (атнага 0,5 сәгать)\n— 6-7 сыйныфлар —елына 34әр сәгать (атнага 1 сәгать)\n\nШул ук вакытта 5-7 сыйныфларда чит тел буенча сәгатьләр атнага 3 сәгатьтән 2 сәгатькә кадәр кыскартылды.\n\nТарих һәм җәмгыять белемен укытуның яңа форматы кертелә (Мәгариф министрлыгының 09.10.2024 № 704 боерыгы):\n\n— тарих — 5-8 сыйныфларда атнага 3 сәгать\n— җәмгыять белеме бары тик 9 нчы сыйныфта гына кала (атнага 1 сәгать).\n\nБашлангыч гомуми белем бирү һәм төп гомуми белем бирү дәрәҗәләрендә предмет өлкәләрен төшереп калдыру\n\nСтандартларда «предмет өлкәләре» төшенчәсен алып ташладылар (Мәгариф министрлыгының 18.06.2025 № 467 боерыгы; Мәгариф министрлыгының 10.11.2025 № 808 боерыгы).\n\nХәзер уку планнарында:\n— предмет өлкәләрен күрсәтергә кирәкми\n— укыту предметларының, уку курсларының һәм укыту модульләренең исемнәре генә кала.\n\nПредметларны урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә өйрәнү үзенчәлекләре\n\nҖәмгыять белеме буенча сәгатьләр кыскартылды:\n— 11 нче сыйныфта —атнага 1,5 дән 1 сәгатькә кадәр (Мәгариф министрлыгының 08.10.2025 № 729 боерыгы)\n\nӘмма шунысы мөһим: яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 сентябреннән урта гомуми белем бирүнең төп белем бирү программаларын үзләштерә башлаучыларга гына кагыла.\n\nБулачак унынчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча яңа программаны үзләштерә башлаячаклар, ул 102 сәгатькә – 10 нчы сыйныфта 2 сәгатькә һәм 11 нче сыйныфта 1 сәгатькә исәпләнгән. Сезгә урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә укучылар һәм аңа күчүчеләр өчен аерым уку планнары төзергә туры киләчәк.\n\nЯңа агротехнологик профиль\n\n2026/27 уку елыннан яңа агротехнологик профиль ачарга мөмкин.\n\nАның үзенчәлекләре:\n— технологик һәм табигый-фәнни юнәлешләргә карый\n— тирәнтен өйрәнергә мөмкин:\nматематика һәм физика\nяки\nтабигый-фәнни предметлар\n\n2026/27 уку елында агротехнологик профиль ачарга ниятләсәгез, яңа уку планын эшләргә кирәк.",
"title": "2026/2027 елга уку планнарын эшләгәндә нинди үзгәрешләрне исәпкә алу мөһим?"
}