{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreihhymrtcq65spj2mgnv4usemh6zmgggzlvurau27r6kjnpqxiut2y",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mnebwwyleun2"
},
"path": "/node/9965",
"publishedAt": "2026-06-02T08:35:23.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nУку елы нәтиҗәләре нигезендә, Казанның 1 279 11нче сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә дәгъва итә. Бу – барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 21 проценты. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.\n\n718 укучы беренче дәрәҗәле, 561 укучы икенче дәрәҗәле медаль алырга тиеш. Узган ел белән чагыштырганда, беренче дәрәҗәле медальгә исәп тотучылар саны 12,4 процентка, ә мәктәпне икенче дәрәҗәле медаль белән тәмамлаучылар саны 8,1 процентка арткан.\n\nМоннан тыш, 1 127 9 нчы сыйныф укучысы мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамларга мөмкин.\n\nБыел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен барлыгы 23 076 чыгарылыш сыйныф укучысы уза. Аларны 16 110ы 9 нчы сыйныфны, 6 966сы 11 нче сыйныфны тәмамлый.",
"title": "Казанда 1,2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлаячак"
}