{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreigmhbdxt5tiqzqtvys36pgbxlu54bwwtdzwz6n3xq3ojgqcj3qo44",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mn2bq5dtbt72"
  },
  "path": "/node/9961",
  "publishedAt": "2026-05-29T16:30:26.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nКазанның Яңа Савин районының инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев Ел укучысы – 2026 дәрәҗәле исеменә лаек булды. Бу хакта Татарстан Республикасында республика һәм Россиякүләм олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.\n\nЧыгарылыш сыйныф укучысы химия буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында көмеш призер булды.\n\n«Безнең республика мәктәп укучыларының Россиякүләм олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча янәдән Россиянең 5 төбәге исемлегенә керде. 563 катнашучының 47се җиңүче, 222се призер булды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.",
  "title": "Татарстанда  Ел укучысы – 2026 буларак Казан мәктәбеннән Азамат Шәрәфиев танылды"
}