External Publication
Visit Post

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа сезонда яңа урында үткәреләчәк

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] May 26, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында бушлай үткәрелә. Проектның максаты: хәрәкәтләр аша татар телен популярлаштыру, фольклорны саклау, бию сәнгатенә кызыксыну уяту. 4 июньдә 18.00 сәгатьтә Һ.Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы артында, Кабан күле буенда урнашкан мәйданчыкта чираттагы очрашуга чакыралар. «Сезне һәрвакыттагыча татар биюләре, кичке уеннар һәм җылы аралашу көтә!» – ди оештыручылар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре 2021 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. 2021 елда йога, контемпорари, татар биюе, импровизацион джем, биюләр, сулыш алу күнекмәләре буенча татар телендә барлыгы 14 мастер-класс, 2022 елда «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе, керәшен биюе буенча 11 дәрес үткәрелде.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...