{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifqsqo7wbljyjpap7se3wojwzkv2rr7g2pvj3cznexgvyugtab66a",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mmqeah2xebe2"
  },
  "path": "/node/9957",
  "publishedAt": "2026-05-25T14:40:37.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!\n\nХөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!\n\nСезне чын күңелдән уку елы тәмамлану һәм тормышыгызның яңа җитди, җаваплы чоры башлану белән котлыйм!\n\nБыелгы ел – сезнең һәммәгез өчен дә киеренке уку һәм мөһим карарлар кабул итү елы. Бүген мөстәкыйль тормышка киң юл ачыла. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, белемгә омтылышыгыз, ныклы ихтыярыгыз һәм көчле рухыгызга сокланабыз.\n\nРеспубликабызның белем бирү традицияләре бик бай. Мәктәптә алган төпле белемнәр киләчәк өчен ныклы нигез булып тора. Югары уку йортларында укуыгызны дәвам итәсезме, эшче һөнәрләрен сайлыйсызмы яисә Ватанга хезмәткә юл тотасызмы, иң мөһиме, куйган максатларыгызга тугры калыгыз.\n\nБерничә көннән чыгарылыш сыйныф укучылары алдында җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары башлана. Аларны уңышлы тапшыруыгызны, әти-әниләрегез һәм остазларыгызның өметләрен аклавыгызны һәм дөрес юл сайлавыгызны телим.\n\nХөрмәтле укытучылар, бүгенге бәйрәм көнендә сезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез – укучыларга тирән белемегезне һәм күңел җылыгызны бирүче олы җанлы илаһи затлар. Укучыларыгызның уңышлары өчен сөенеп, алар белән горурланып яшисез. Һәр казаныш – сезнең фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз, еллар дәвамында сайлаган һөнәрегезгә тугры хезмәт итүегез нәтиҗәсе ул.\n\nКадерле әти-әниләр! Сез – мәктәпнең иң якын һәм ышанычлы дуслары. Иң газиз кешеләре буларак, балаларыгыз өчен бүген сезнең ярдәмегез, акыллы киңәшләрегез һәм аларга булган ихлас ышанычыгыз бик мөһим. Һәрвакыт янәшәдә булып, аларга ныклы таяныч булуыгыз, ихлас кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.\n\nКадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә төп теләгем шул: мәктәбегезне һәм укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз. Нәкъ менә әлеге уку йортында сез тәүге тапкыр хәреф танырга, укырга-язарга өйрәндегез, төпле белем алдыгыз, яңа дуслар таптыгыз, үз-үзегезгә ышанычыгыз артты. Укытучылар белән элемтәгез ныклы булсын, аларның зирәк фикерләре, акыллы киңәшләре сезгә һәрвакыт тормышта юл ачып торачак.\n\nАлда – җәй, барлык укучылар өчен күптән көтелгән каникуллар һәм яңа очрашулар, яңа ачышлар чоры. Барыгызга да яхшы яллар, каникулларның файдалы һәм нәтиҗәле үтүен телим. Спорт белән шөгыльләнегез, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызга ярдәм итегез, яңа белемнәр туплагыз, хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Җәй сезнең өчен якты тәэсирләр, җанлы аралашу һәм яңа казанышлар вакыты булсын!\n\nМинистр И.Г. Һадиуллин",
  "title": "Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы"
}