{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreigdpledtpss433jqsvkxgtvrsqr3itoliboyfdhtxjleq3umcj4si",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mm4fthkxwte2"
  },
  "path": "/node/9949",
  "publishedAt": "2026-05-17T19:50:11.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан югары уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханнары башланганчы ук булачак студентлар өчен көрәшергә кереште.\n\nКазан югары уку йортлары абитуриентларны төрле ысуллар белән җәлеп итәргә тырыша – социаль челтәрләрдә шаяртулы видеороликлар урнаштыра, фәнни лайфхаклар белән бүлешә һәм беренче курс студентлары өчен бүләккә фирма мерчлары әзерли.\n\nАкча белән генә кызыктырып калмыйлар\nКазанның алдынгы югары уку йортлары көчле абитуриентларны үзләрендә укытыр өчен өстәмә түләүләр бирергә әзер булуы күптән яңалык түгел. Мәсәлән, Казан федераль университеты узган ел БДИдан йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән абитуриентларга бер тапкыр 100әр мең сум премия түләде. Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр 300 мең, ә призерлар 150 мең сум алды. КФУ шул рәвешле иң яхшы абитуриентларны Мәскәү һәм Санкт-Петербург уку йортларына бирмәс өчен тырыша.\n\nЛәкин студентлар өчен көрәш акча белән генә чикләнми: чираттагы кабул итү кампаниясе (ул 20 июньдә башлана) алдыннан Казан югары уку йортлары үзләренең ресурслары аша укучыларны төрле маркетинг стратегияләре белән кызыксындырмакчы була.\n\nКФУ социаль челтәрләрдәге битләрендә студентлар һәм абитуриентлар өчен кызыклы видеороликлар урнаштыра – «В_Лабе» рубрикасында «гадәти булмаган фәнни бүлекчәләрнең гадәти тормышын» күрсәтә. Ә «Студентлар сөйли» рубрикасында укучылар үзләре үз проектлары турында кызыклы итеп сөйли.\n\nБыел федераль университет бюджет нигезендә барлыгы 7,8 меңнән артык кешене укырга алырга планлаштыра.\n\n«Югары уку йортында сигез меңгә якын бюджет урыны. Бу бик матур сан», — дип билгеләп үтте КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Александр Бибик.\n\nБюджет урыннары саны буенча инженерлык эше һәм IT-технологияләр кебек юнәлешләр лидер булып тора.\n\n«Шулай ук «Педагогик белем бирү» юнәлешендә дә урыннар күп. Бу классик педагогика гына түгел, ә, мәсәлән, дефектология дә. Шул ук вакытта биш кенә бюджет урыны булган юнәлешләр дә бар, анда конкурс бер урынга 300 кешегә җитәргә мөмкин», – дип сөйләде җаваплы секретарь.\n\nКФУда быелдан башлап укырга керү өчен гаризаны уку йортының сайты аша биреп булмаячак, дип искәрттеләр. Гаризаны «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки уку йортының кабул итү комиссиясенә шәхсән килеп кенә биреп була. Уку йортының порталы аша түләүле нигездә уку турында килешү төзергә, тулай торакка эләгү өчен гариза бирергә һәм бюджет урыннарына дәгъва итүчеләр рейтингындагы позицияңне күзәтеп барырга мөмкин.\n\nЛоготиплы башмаклар\nКазан технология университеты быел булачак беренче курс студентлары өчен фирма мерчы әзерләгән.\n\n«Без абитуриентлар өчен университетка укырга керү чоры дулкынлану һәм имтиханнар белән генә түгел, ә яхшы эмоцияләр, мотивация һәм КНИТУ-КХТИның зур студентлар берлеге мохите белән бәйле булуын телибез. Мерчны студентлар үзләре уйлап тапты. Шуңа күрә комплектта традицион сувенирлардан тыш, бик күп стильле һәм файдалы әйберләр бар: брендлы картхолдерлар һәм студент билетлары өчен тышлыклар, йомшак уенчыклар, косметика савытлары, шоперлар, докерлар һәм хәтта өй башмаклары», — дип сөйләделәр КХТИ матбугат хезмәтендә.\n\nБүләкләрне сентябрьдә бушлай таратачаклар. Ләкин алар БДИ баллары суммасына бәйле булачак: баллар югарырак булса, мерчның да эксклюзиврагы эләгәчәк.\n\nБыел КХТИга бюджет нигезендә барлыгы 4 меңнән артык студент кабул ителәчәк.\n\nБаллар җитмәсә – өстәячәкләр\nКазан энергетика университетында быел 1,7 меңнән артык бюджет урыны бар. Традицион ачык ишекләр көннәреннән тыш, югары уку йорты социаль челтәрләр аша абитуриентлар белән җанлы аралашуга игътибар итә.\n\n«Без «ВКонтакте»да һәм телеграм-каналда кыска видеолар урнаштырып барабыз. Мисал өчен, студентлар белән «Мин ни өчен Казан энергетика университетын сайладым» кебек темаларга интервьюлар, лабораторияләрдән һәм кампуслардан рилслар урнаштырабыз, шулай ук «Инженерлык лайфхаклары» рубрикасын алып барабыз. Быелгы яңалык — без «Киләчәккә билет» федераль проекты кысаларында «Профессиональ сынаулар» проектын башлап җибәрдек. Мәктәп укучылары һөнәрләр белән таныша һәм төрле юнәлешләрдә үзен сынап карый: электромонтаж, экология, автоматлаштыру, икътисад, менеджмент, PR һәм башкалар. Яхшы нәтиҗәгә ирешкән укучылар БДИ балларына 10 баллга кадәр өстәмә бонус ала — бу безнең уку йортын сайлау өчен җитди аргумент», — дип саный уку йортының Тышкы коммуникацияләр департаменты директоры Анна Дербенева.\n\nЭнергетика университетының үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры Ирина Әхмәтова өстәмә баллар фәнни конференцияләрдә катнашучыларга да бирелә, дип өстәде.\n\n«Мәсәлән, май уртасында бездә уку йортын 18 ел җитәкләгән Форель Тинчуринның 100 еллыгына багышланган Халыкара яшьләр конференциясе булачак. Аның кысаларында мәктәп секциясе планлаштырылган, анда укучылар фәнни докладлар белән чыгыш ясаячак. Катнашучылар безнең университетка укырга кергәндә өстәмә баллар һәм энергетика компанияләреннән бүләкләр алачак», — дип сөйләде Әхмәтова.\n\n«Популизм белән шөгыльләнмибез»\nКазан архитектура-төзелеш университеты ниндидер бонуслар өчен түгел, ә ихлас теләк белән укырга керү яклы, дип ассызыклады уку йортының ректоры Рәшит Низамов.\n\n«Без абитуриентларны мондый нәрсәләр белән кызыктырмыйбыз, бу безнең юл түгел. «Һәр йөзенче укырга керүчегә — айфон» кебек популизм белән шөгыльләнмибез», — дип шаяртты ул.\n\n«Без җитди кешеләр һәм безгә шундый ук җитди, нәтиҗәгә омтылучан абитуриентлар кирәк. Без үзебезнең инфраструктурабыз: халыкара дәрәҗәдәге кампусыбыз, фәнни-белем бирү үзәкләребез, яхшы хезмәт хакы түләнә торган һөнәр алу перспективасы белән җәлеп итәбез. Шулай ук безнең репутация дә роль уйный: абитуриентларның дуслары, танышлары безгә укырга керергә киңәш итә, без Россия конкурсларында җиңүләр яулыйбыз, безнең архитекторлар зур проектларда катнаша. Боларның барысы да университетыбызның дәрәҗәсе турында сөйли. Уку йортының социаль челтәрләрдә битләре бар, әлбәттә. Минем үземнең дә Телеграм-каналым да, Макс-каналым бар. Мин анда уку йортының тормышын күрсәтеп барам.\n\nКазан архитектура-төзелеш университетында быел 1,3 меңгә якын бюджет урыны бар. Ректор сүзләренчә, һәр студент алдан ук эш белән тәэмин ителә.\n\n«Без ниндидер зур саннарга омтылмыйбыз, бездә кабул ителәчәк абитуриентлар саны эш бирүче соравына карап бик төгәл итеп исәпләнә. Без профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән базардагы вазгыять турында алдан ук сөйләшәбез һәм күпме белгеч кирәк булса, шуның кадәр абитуриентлар кабул итәбез», — дип белдерде Рәшит Низамов.",
  "title": "Татарстан югары уку йортлары абитуриентлар өчен көрәшә"
}