{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreic2dnitp5iwi4p6aqmawfutolzpr5dqsv7vegrthsiccnolg43o6u",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mkmrgcv6p4w2"
  },
  "path": "/node/9928",
  "publishedAt": "2026-04-28T14:00:34.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Буа"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nБуа \n\nБүген, 28 апрельдә, Буа шәһәренең Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дип исемләнгән XIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.\n\nЧарада истәлекле вакыйгалар – Буа районында туып-үскән Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее һәм аның исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее булдырылуга 25 ел тулуы ассызыкланды. Конференциядә катнашучылар Р.Харис исемендәге сәнгать белеме музеенда булдылар, «Р. Харисның тормыш юлы һәм иҗаты» дип аталган проектлар күргәзмәсендә катнаштылар.\n\nКонференциядә Татарстан Республикасы районнарыннан килгән мәктәп укучылары алты секциядә чыгыш ясадылар, язучылар, сәнгать һәм фән әһелләре белән аралаштылар. Ренат Харис шигырьләрен сәхнәләштерделәр һәм сөйләделәр. Шагыйрьнең иҗаты буенча проектлар һәм фәнни эшләр тәкъдим ителде, иншалар язылды, музыкаль әсәрләр башкарылды. Уңышлы чыгыш ясаган укучыларга ТР Язучылар берлеге җиңүчеләре дипломнары тапшырылды.\n\nҺәр елны, күркәм традиция буенча, Ренат Харис районның иң талантлы укучыларына үз премиясен тапшыра. Әлеге премиянең быелгы лауреатлары:\n\n- «Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә – «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең лицей-интернаты» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 11 сыйныф укытучысы Рәсил Хәсәнов;\n\n- «Сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә – Перова Валерия, «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренең 2 нче лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 9 нчы сыйныф укучысы;\n\n- «Музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен» номинациясендә – Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 11 сыйныф укучысы Шагалиева Вилада.\n\nРайон җитәкчелеге, Буа якташлар җәмгыяте, район телевидениесе һәм матбугаты хезмәткәрләре катнашында алып барылган чарада язучылар Ренат Харис (хатыны Лилия ханым һәм улы Әмир белән), Фоат Галимуллин, Гөлнур Айзәтулла, Рәмис Аймәт, Галия Гайнетдинова, Раил Гатауллин катнашты.\n\nКонференция",
  "title": "Буада «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дигән XIII Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде"
}