{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreibmg45exkvckliwcwlmocivikdxnluhtecgwprixkqrgawxhczkka",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mkmrg6cm3pc2"
  },
  "path": "/node/9929",
  "publishedAt": "2026-04-28T19:00:40.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n26 апрельдә Татарстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Туган тел көне уңаеннан чаралар үткәрелде. Бәйрәм алды чаралары марафонын 24 апрельдә Казан Мэриясендә үткән Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе башлап җибәрде. Казан шәһәре Башкарма комитетының 100гә якын хезмәткәре дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашты. Диктантны Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Идел Кыямов укыды.\n\n26 апрельдә Г.Камал театры бинасында үткәрелгән тантаналы бәйрәм чарасын «Туган тел» җыры белән Казан шәһәре музыка мәктәпләрендә укучы 400 баладан торган җыелма хор белән берлектә Татарстан дәүләт камера хоры һәм Казан Мэриясе хоры ачып җибәрде. Узган елны да хор бу көнне Камал театры бинасында мөхтәрәм кунакларны «Туган тел» җыры белән каршы алган иде.\n\n27 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Казан шәһәренең татар телле мәктәп директорлары җыелды. Казан Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова аларны Мэрия тарафыннан гамәлгә ашырыла торган милли проектлар һәм якын арада булачак чаралар белән таныштырды. Очрашуда билгеле булганча, Казан балалары катнашында үткәрелгән «Гәүһәр» балалар фестивале «ТНВ-Планета» каналында 10 май 14:35 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Шулай ук Туган телләр комиссиясе ярдәме белән оештырылучы «Алмаш» гаилә җыенының беренче чарасы 2 июньдә «Туган авылым» милли комплексында 16:00 сәгатьтә башланачак.\n\nРәсми очрашуны мәдәни программа дәвам итте: Г.Кариев театры фойесында «Апуш» студиясе шәкертләре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь иҗаты белән таныштырдылар, шуннан соң студиянең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме «Тукай.Ярлыкагыл» спектаклен тәкъдим итте. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Казан Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов бар иде. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Шунда ук әле күптән түгел Ижау шәһәрендә Татарстан данын яклап кайткан апушлыларны: Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркемне, аларның җитәкчеләрен – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева белән Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованы «Театраль Приволжье» фестивалендә 1 нче урын алып кайтулары белән котладылар.",
  "title": "Г.Тукайның  тууына 140 ел тулуга һәм Туган тел көне уңаеннан күпсанлы чаралар үткәрелде"
}