КФУда «Илһам» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
April 24, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
22 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс елдан-ел киң колач ала. Гыйнвар-март айларында үткәрелгән беренче этапта 611 укучы катнашты. Үз эшләнмәләрен Татарстан Республикасы вәкилләре генә түгел, Россия Федерациясенең дистәгә якын башка төбәкләре дә тәкъдим итте. «Илһам» республика күләмендәге генә түгел, ә Россиякүләм әдәби мәйданына әверелде: конкурска Пермь, Барда, Сарытау һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия, Ырынбур, Сембердән иҗади эшләр килде.
Конкурска йомгак ясау тантанасын Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачты.
Конкурсның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — Гран-при иясе исемен игълан итү булды. Быел бу югары бүләккә Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 10 сыйныф укучысы Энҗе Ильясова лаек дип табылды.
Discussion in the ATmosphere