External Publication
Visit Post

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханына алып керергә яраган әйберләр исемлеген атады

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] April 22, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Россия Рособрнадзор агымдагы, 2026 елда бердәм дәүләт имтиханы вакытында укучыга файдаланылырга мөмкин булган әйберләр исемлеген төзегән. Аерым алганда, БДИ тапшыручы укучы утырган өстәлдә караламалар, кара төстәге гель яки капилляр ручка, шәхесне раслаучы документ, дарулар, ашау һәм шешәләргә салынган эчәргә яраклы су булырга мөмкин. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар һәм инвалидлар БДИ тапшырганда махсус техник чаралар куллана алалар. Биология, география, физика һәм химия буенча имтиханнарга программалаштырылмый торган калькулятор, ә математика һәм физика буенча имтиханнарга – белешмә мәгълүматсыз линейка алып килергә мөмкин. Үз чиратында әдәбият буенча БДИда орфографик сүзлек алырга мөмкин. Сүзлекләрне имтихан үткәрү пункты бирергә тиеш.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...