{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreibhbko4ll36fpcctjyoobothimbaouo5htqnt7g5bnvotzvsutpem",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mjpemu3ou3i2"
},
"path": "/node/9917",
"publishedAt": "2026-04-17T11:00:04.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n16 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.\nҖиңүчеләргә бүләкләрне Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология фәннәре докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина тапшырдылар.\n\nТатар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәрелде. Чараны оештыручылар: ТР Язучылар берлеге һәм республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия.\n\n«Хикәя»\nМарат Кәбиров. «Мәңгелеккә сәфәр алдыннан»\nРәҗәп Бәдретдинов. «Тукый тавы»\nГалимҗан Гыйльманов. «Зәйтүнә»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nРифә Рахман. «Тамчы сере»\nГүзәл Әдһәм. «Сәгадәт. Мизгелләр»\nЛилия Закирова. «Уян!»\n\n«Бәян»\n\nФакил Сафин. «Әлислах»\nНурания Гыйльметдинова. «Сихәтле сәяхәт сәхифәләре»\nШамил Ханов. «Якты юллар, яки Йөрәктә яктырган китап»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nХәбир Ибраһим. «Әмирхан – рок-йолдыз»\n\n«Шигырьләр шәлкеме»\n\nЛәйсән Гатина (Сәйлән). «Күңелем Тукай белән сөйләшә»\nАйрат Суфиянов. «Тукай дибез…»\nРәмис Аймәт. «Ачы хакыйкать кыясы»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nГөлназ Гаффарова. «Балалар өчен шигырьләр»\nЛилия Фәттахова. «Шагыйрь эзләреннән атлап барам…»\nЗинаида Захарова. «Тукай моңы халкым йөрәгендә»\n\n«Поэма»\n\nЛилия Гыйбадуллина. «Түр»\nЛениза Вәлиева. «Буран»\nХәбир Ибраһим. «Тукай каласы»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nИлсөяр Иксанова. «Кош»\nГөлназ Нуриева. «Шагыйрь сүзе»\nФлера Низамова. «Тукай, без әле кая барабыз?»\n\n«Пьеса»\n\nГөлүсә Батталова. «Лампа эчендә май кими»\nРафис Корбан. «Өчиледә өч ай»\nРаил Сафин. «Моңга төренгән Тукай»\n\nКызыксындыру бүләге\nНурия Сәйяр. «Серле сандык»\nЗөләйха Минһаҗева. «Кәҗә белән сарык әкияте»\nАйдар Зәкиев. «Әкият»\n\n«Эссе»\n\nЛилия Фәттахова. «Тукай милләтчеме?»\nРоза Мулланурова. «Якутым-ятимем…»\nГөлфәния Нәҗмиева. «Тукайга хат язам»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nРабит Батулла. «Кубыз»\nМөхәммәт Мирза. «Талантлар тамыры тирәндә»\n\n«Тукай дәресе»\n\nРәхимә Хайрова. «Тере музей»\nГөлия Вагыйзова. «Тукай дәресе: Милли рухның яңарышы»\nМиләүшә Зарипова. «Г.Тукай һәм ясалма фәһем»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nФәнҗия Комиссарова. «Габдулла Тукай «Сабыйга» шигыре».\nАлия Шәфыйкова. «Г.Тукай «Су анасы»\nРабит Батулла. «Пәһлеван»\n\n«Тукай тәрбиясе»\n\nКамәрия Вафина. «Күбәләк гомере»\nНурзия Мирхазова. «Тукай иҗаты – киләчәккә юл яра»\nРәмзия Гарифуллина. «Тылсымлы «Туган тел» китабы»\n\nКызыксындыру бүләге\n\nЭльвина Мөхәммәдиева. «Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте»\nӘлфинур Йосыпова. «Без – Тукай оныклары!»\nФатыйма Гыйльметдинова. «Бүген Апуш туган көн!»\n\nКотлыйбыз һәм киләчәктә дә күп уңышлар телибез!",
"title": "«Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле"
}