«Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
April 17, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
16 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология фәннәре докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина тапшырдылар.
Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәрелде. Чараны оештыручылар: ТР Язучылар берлеге һәм республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия.
«Хикәя»
Марат Кәбиров. «Мәңгелеккә сәфәр алдыннан»
Рәҗәп Бәдретдинов. «Тукый тавы»
Галимҗан Гыйльманов. «Зәйтүнә»
Кызыксындыру бүләге
Рифә Рахман. «Тамчы сере»
Гүзәл Әдһәм. «Сәгадәт. Мизгелләр»
Лилия Закирова. «Уян!»
«Бәян»
Факил Сафин. «Әлислах»
Нурания Гыйльметдинова. «Сихәтле сәяхәт сәхифәләре»
Шамил Ханов. «Якты юллар, яки Йөрәктә яктырган китап»
Кызыксындыру бүләге
Хәбир Ибраһим. «Әмирхан – рок-йолдыз»
«Шигырьләр шәлкеме»
Ләйсән Гатина (Сәйлән). «Күңелем Тукай белән сөйләшә»
Айрат Суфиянов. «Тукай дибез…»
Рәмис Аймәт. «Ачы хакыйкать кыясы»
Кызыксындыру бүләге
Гөлназ Гаффарова. «Балалар өчен шигырьләр»
Лилия Фәттахова. «Шагыйрь эзләреннән атлап барам…»
Зинаида Захарова. «Тукай моңы халкым йөрәгендә»
«Поэма»
Лилия Гыйбадуллина. «Түр»
Лениза Вәлиева. «Буран»
Хәбир Ибраһим. «Тукай каласы»
Кызыксындыру бүләге
Илсөяр Иксанова. «Кош»
Гөлназ Нуриева. «Шагыйрь сүзе»
Флера Низамова. «Тукай, без әле кая барабыз?»
«Пьеса»
Гөлүсә Батталова. «Лампа эчендә май кими»
Рафис Корбан. «Өчиледә өч ай»
Раил Сафин. «Моңга төренгән Тукай»
Кызыксындыру бүләге
Нурия Сәйяр. «Серле сандык»
Зөләйха Минһаҗева. «Кәҗә белән сарык әкияте»
Айдар Зәкиев. «Әкият»
«Эссе»
Лилия Фәттахова. «Тукай милләтчеме?»
Роза Мулланурова. «Якутым-ятимем…»
Гөлфәния Нәҗмиева. «Тукайга хат язам»
Кызыксындыру бүләге
Рабит Батулла. «Кубыз»
Мөхәммәт Мирза. «Талантлар тамыры тирәндә»
«Тукай дәресе»
Рәхимә Хайрова. «Тере музей»
Гөлия Вагыйзова. «Тукай дәресе: Милли рухның яңарышы»
Миләүшә Зарипова. «Г.Тукай һәм ясалма фәһем»
Кызыксындыру бүләге
Фәнҗия Комиссарова. «Габдулла Тукай «Сабыйга» шигыре».
Алия Шәфыйкова. «Г.Тукай «Су анасы»
Рабит Батулла. «Пәһлеван»
«Тукай тәрбиясе»
Камәрия Вафина. «Күбәләк гомере»
Нурзия Мирхазова. «Тукай иҗаты – киләчәккә юл яра»
Рәмзия Гарифуллина. «Тылсымлы «Туган тел» китабы»
Кызыксындыру бүләге
Эльвина Мөхәммәдиева. «Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте»
Әлфинур Йосыпова. «Без – Тукай оныклары!»
Фатыйма Гыйльметдинова. «Бүген Апуш туган көн!»
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә күп уңышлар телибез!
Discussion in the ATmosphere