{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiczrmejjszhevorn5dgczar5gkdjbbxb46ied2n5suuvdilebolq4",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mjavtkr72rf2"
},
"path": "/node/9911",
"publishedAt": "2026-04-11T11:10:14.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында студентлар арасында оештырыла торган «Яз гүзәл-2026» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы булды. Елның «Яз гүзәле» исеме өчен төрле төбәкләрдән җыелган 30 кыз көч сынашты.\n\n«Яз гүзәле» матурлык һәм иҗат бәйгесе быел 17 нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 300 гариза килгән, алар арасыннан финалга 30 кыз сайлап алынган. Алар барысы да Казанга килеп, 1 атна дәвамында финалга әзерләнеп, төрле остаханәләр, очрашуларда катнашып, тәҗрибә һәм белем туплаган. Шул ук вакытта кызларның аш-су осталыгы, белемнәре, иҗади осталыклары тикшерелгән. Һәрбер этап саен куеп барылган баллар финалда мәртәбәле жюрига тәкъдим ителде.\n\nФиналның жюри составында исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Хәйри, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша, блогер Илназ Габидуллин, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина, Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева һәм халыкара конкурслар лауреаты Руслан Закиров иде.\n\nБыел бәйгегә катнашу өчен Татарстан, Башкортстан, Луганск, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Владивосток, Владимир, Мәскәү, Свердловск, Ярославль, Пенза өлкәләреннән, Түбән Новгород, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдән татар кызлары килгән иде. Әлеге утыз кызның унысы «Яз гүзәле» титулы өчен көч сынашу хокукына ия булган супер финалистлар буларак сайлап алынды. Җиңү өчен залны үзең белән таныштырырга һәм иҗади номер тәкъдим итәргә кирәк иде. Катнашучылар жюриның игътибарын җыр, биюләр, сүз сәнгате, театраль куелышлар белән җәлеп итте.\n\nЧарада катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.\n«Әлеге проектка 17 яшь – яшьлек, кайнап торган, тормыш дәрте ташып торган халәт. Бәйгенең киләчәге дә зур максатлар белән илне-көнне сөендереп торсын, дигән теләктә калам. Әлеге проектның милли күзлектән әһәмиятен аерым билгеләп үтәсем килә, чөнки биредә безне сокландыра торган кызларыбыз катнаша. Аларның чыгышлары, эчке халәте аша халкыбызның, милләтебезнең рухи көзгесен күрәбез. Бу кызлар үзләренең сәләтлелеген, булдыклылыгын, милли традицияләр, тел, халкыбызны яратуларын чыгышлары аша җиткерәләр», – диде ул.\n\nКазан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов «Яз гүзәле» бәйгесе 17 ел эчендә университет дәрәҗәсеннән, төбәкара дәрәҗәгә күтәрелүен билгеләп үтте, моның өчен ул республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.\n\n«Студентлар төрле юнәлешләрдә үзләрен үстерергә, шөгыльләнергә тиеш. Без техник югары уку йорты, ләкин бу безнең студентлар иҗат белән шөгыльләнмәскә тиеш дигән сүз түгел. Әлеге бәйге – студентлар үзләре уйлап чыгарган проект, шуңа күрә ул яши, аның киләчәге бар. Бу матурлык бәйгесе генә түгел, телебезне, милләтебезне күрсәтү дә. 2009 елдан башлап, бәйге тиз арада популярлашты. Баштан уку йорты эчендә генә үткәрелсә, соңрак шәһәр, республика дәрәҗәсендә оештырыла башлады. 2024 елдан исә ул төбәкара дәрәҗә алды. Моның өчен Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә зур рәхмәт белдерәм. Яшьләр укудан башка нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә тиеш. Уку ул ярты көн генә, ярты көнне алар үзләренә багышларга тиеш, моның өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар», – диде ул.\n\nБәйгедә җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде. Жюри әгъзалары баштан номинацияләрдә җиңү яулаучыларны, соңыннан «Яз гүзәле – 2026» титулы иясен бүләкләде.\n\nМахсус номинацияләрдә җиңүчеләр:\nИң оста пешерүче – Габитова Рания\nИң зирәк кыз – Сәлимгәрәева Камилә\nИң иҗади кыз – Сәмигуллина Айгөл\nИң сөйкемле кыз – Ганиева Камилә\nИң дәртле кыз – Нәҗипова Адилә\nИң җитез кыз – Набойченко Анастасия\nИң сылу кыз – Гаянова Әминә\nИң уңган кыз – Газетдинова Гөльяр\nИң ягымлы кыз – Бакирова Азалия\nИң зыялы кыз – Өмбитова Алсу\nИң сәләтле кыз – Нигъмәтуллина Амелия\nМилли җанлы кыз – Шәмсетдинова Шаһидә\nХалык гүзәле – Нуруллина Сафия\n«Яз гүзәле – 2026» титулына Әдилә Галимҗанова ия булды. Әдилә – Байлар Сабасыннан, Казан медицина көллиятендә белем ала. Җиңүчегә узган елгы титул иясе Динә Зарипова хәситә һәм калфак кидерде.\n\n«Көтелмәгән җиңү, үзебезне күрсәтү өчен шундый мөмкинлек бирүләренә барлык оештыручыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге сәхнәдә кыю кызлар басып тора, чөнки бар батырлыкларын җыеп, бәйгедә катнашырга булганнар. Телебезне, милләтебезне саклыйк, бергә булыйк», – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Әдилә Галимҗанова.",
"title": "«Яз гүзәле – 2026» җиңүчесе билгеле"
}