{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreibzyhzwlhrosnzmqqlydoqzjl435ecrfhtqpt7hdcdwkdfhanjksi",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mihjio6iuvo2"
},
"path": "/node/9901",
"publishedAt": "2026-04-01T17:30:41.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n31 мартта Казанның 187 нче лицеенда әти-әниләр балалары белән БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшырды. Әлеге акция Татарстан Республикасының барлык районнарында үткәрелә. 2025 елга кадәр ул бары тик 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары өчен генә оештырыла иде. Быел исә формат үзгәрде: чарада 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары ата-аналары белән бергә катнаша һәм әти-әниләргә төп дәүләт имтиханнарын тапшырып карау мөмкинлеге дә бар.\n\nЧарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.\n\n– Имтиханнарга әзерлек барышында укучыларның белем дәрәҗәсе генә түгел, ә психологик халәте, үз-үзенә ышанычы да зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә гаилә һәм ата-аналар ролен бәяләп бетергесез. Шуңа күрә әлеге акция ата-аналарга балалар белән бергә сынау форматында имтиханнарны тапшырып карарга, кагыйдәләр белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Әти-әниләр рәхмәт әйтә. Чөнки алар бүген БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарының ничек тапшырылганын үз күзләре белән күрде, аңлады, – дип сөйләде ул.\n\nЛәйлә Шакирова да улы Аяз белән имтихан тапшырырга килгән.\n\n– Улым БДИ бирү өчен репетиторларга йөрми, лицейдагы укытучылар белән генә әзерләнә. Аяз – киләчәк тормышын гуманитар фәннәр юнәлешендә камилләшүче бала. Әлбәттә, безнең өчен математика авыррак бирелә. Шулай да 149 нчы лицейда төпле белем бирелгәнлектән, мин аның имтиханнарны уңышлы тапшыруына ышанам, – ди ул.\n\nКазандагы 149 нчы лицейның 11 нче сыйныф укучысы Аяз Әһлиуллин киләчәктә юридик белем алырга җыена.\n\n– Әниләр, әлбәттә, безнең өчен борчыла. Шуңа да үз балаларының нинди шартларда имтихан бирүләрен күреп, бераз үз җилкәләрендә татып карау аларга шикләрен таратырга, БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына гадәти бер баскыч буларак карарга ярдәм итә. БДИдан куркасы юк, – ди ул.\n\nАкциядә катнашучылар барлык этапларны үтә: теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләрне тапшыру, контроль узу, бланклар тутыру. Алар шулай ук имтихан материалларының ничек әзерләнүен, бастырылуын һәм тикшерелүен дә күрә алды.",
"title": "Әти-әниләр балалары белән бергә БДИ тапшыра"
}