{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiattrb45ejfagwcqcsh2rlivxrgkpvw2pnx3l7pzedz73wug6hhte",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mieyzix4lar2"
  },
  "path": "/node/9899",
  "publishedAt": "2026-03-31T17:15:52.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "http://www.glagolitsa-rt.ru",
    "https://www.glagolitsa-rt.ru/rules/"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\n«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясен игълан итте. 13–17 яшьлек егет-кызлар татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнаша ала.\n\nФиналистлар 2026 елның 30 сентябреннән 5 октябренә кадәр Казан шәһәрендә булачак әдәби сменага чакырылачак. Анда жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар көтелә. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 11 җиңүче билгеләнәчәк.\n\nТөп приз – «Бәллүр ябалак» сыны һәм планшет. Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үткәреләчәк, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.\n\n2025 елның ноябрендә «Глаголица» премиясе Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф проекты дип танылды.\n\nРФ Мәгариф министрлыгының 2025 елның 31 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.\n\nЖюри составында Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм башка язучылар.\n\nКонкурста катнашу өчен 2026 елның 15 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлеп, әсәрне беркетергә кирәк. Катнашу бушлай.\n\nНигезләмә: https://www.glagolitsa-rt.ru/rules/",
  "title": "«Глаголица» әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә"
}