{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidw33u4cnvjxpmyrtnr2md53yljzuxdnb2w2faxlgrjlg6hgwwh4u",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mi7y356yich2"
},
"path": "/node/9897",
"publishedAt": "2026-03-29T13:30:19.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Россия"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nРоссия\n\nРоссия мәктәпләрендә язгы каникул башланды. Быел чирекләп укый торган мәктәпләрдә язгы каникул 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итә. Триместрлы системалы белем бирү учреждениеләре башкача ял итә – 11 апрельдән 19 апрельгә кадәр.\n\nРоссия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ведомство каникулларны мәктәп укучылары яхшылап ял итәргә өлгерә алырлык итеп оештырырга тырыша. Аның сүзләренчә, балалар бу вакытны файда белән үткәрә, мәсәлән, музейларга һәм күргәзмәләргә йөри алачак.\n\nМинистр шулай ук укучылар тәкъдим ителгән фильмнар һәм әдәбият исемлекләреннән файдалана ала, диде. Балалар каникулдан көч туплап һәм укуны сагынып кайтырга тиеш, дип өстәде ул.",
"title": "Мәктәп укучылары өчен язгы каникул 5 апрельгә кадәр"
}