External Publication
Visit Post

Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар бирергә була

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] March 27, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә башлана. Документлар кабул итү сроклары, кайсы мәктәпне сайлауга карап, ике этапка бүленгән. Документларның тулы пакетын Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү быелгы төп яңалык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. «Билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия кешеләр өчен документлар кабул итү 1 апрельдән 30 июньгә кадәр (беренче этап) дәвам итә. Әгәр ата-аналар баласы өчен башка районда уку йортын сайласа, Документлар 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә (икенче этап)», – дип искәрттеләр министрлыкта. Беренче сыйныфка гаризаны шәхсән, почта элемтәсе аша, мәгариф оешмасының электрон почтасына яисә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Гариза формасы мәктәп сайтында урнаштырыла. Баланы мәктәпкә алу гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң мәгариф учреждениесе боерыгы белән рәсмиләштерелә. Беренче этапта – 1 июльдән 5 июльгә кадәр, икенче этапта – гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында. Баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартсалар, аның ата-анасы бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү һәм башка мәктәпләрдә буш урыннар булу турында мәгълүмат алу өчен муниципалитетның Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Татарстанда 1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлаячак. Аңа 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 237-75-05 һәм 8 (843) 237-74-36 (чит ил гражданнары өчен) телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...