«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен бәйге
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
26 апрельдә үткәреләчәк «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче яңа бәйге игълан ителде. Әгәр сез татарча җырлар иҗат итәсез һәм үзегезнең талантларыгызны күрсәтергә телисез икән, бу шанс сезнең өчен!
Бәйгедә катнашу тәртибе: Үзегез иҗат иткән җырны тере музыка уен коралларына, минус язма белән яки а-капелла башкарып, видеога төшерегез. Видеоны кесә телефоны камерасы ярдәмендә ясарга мөмкин. Жанр, стиль һәм башкару төре чикләнмәгән. Сез иҗатыгызны татар классик шагыйрьләренең сүзләренә нигезләп тә эшли аласыз, бу хуплана. Тулы җыр җибәрергә кирәк, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый.
Катнашу тәртибе:
- Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга кирәк: гариза формасы. 2. «ВКонтакте» сәхифәсендә бәйге турында язмага репост ясарга Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
Бәйгенең нәтиҗәләре:
6-12 апрельдә ВКонтакте төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирәчәкбез. Иң күп тавыш җыйган катнашучы бүләкләргә ия булачак. Ә иң яхшы башкаручы (яки башкаручылар) 26 апрель көнне сәхнәдә чыгыш ясарга чакырылачак. Бүләкләр һәм катнашучылар өчен мөмкинлекләр: Җиңүче(ләр) үз чыгышларын Yummy Music студиясендә әзерләячәк һәм фестиваль сәхнәсендә җырларын башкарып күрсәтү мөмкинлеге алачак. Әлеге процесс өч этапта узачак: аранжировка, репетицияләр һәм тере яңгырашта чыгыш. Бу бәйге татар музыкасында яңа иҗатчылар өчен бик зур мөмкинлек һәм үсеш өчен ачкыч була ала!
Discussion in the ATmosphere