{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifequof63qr2rku42nk25qxtao2h5gulkon7dpynno2cdhqqtzvmy",
    "uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mhwaqabpexi2"
  },
  "path": "/node/9893",
  "publishedAt": "2026-03-25T09:15:22.000Z",
  "site": "https://belem.ru",
  "tags": [
    "Татарстан",
    "Казан"
  ],
  "textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nКазан\n\n«Ягымлы яз» фестивале — милли гореф-гадәтләрне һәм татар телен саклап калырга ярдәм итүче фестиваль. Быел гаризаларны кабул итү 2 марттан башланды һәм 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.\n\nҺәр елны проект меңнән артык катнашучыларны җәлеп итә, алар «Музыка», «Бию», «Театр» һәм «Мода» кебек юнәлешләрдә үзләрен сыныйлар. Танылган номинацияләр арасында «Ягымлы Язбикә» номинациясе кала, анда татар телен һәм мәдәниятен камил белгән 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кызлар катнаша.\n«Россия халыкларының биюләре» номинациясе ил халыкларының мәдәни төрлелеген күрсәтергә юнәлдерелгән – катнашучылар халык биюләреннән тамаша тәкъдим итәчәк.\n\nБәйге турында тулырак мәгълүмат сылтама аша: vk.ru/wall-13070507_10232",
  "title": "«Ягымлы яз» фестиваленә гаризалар кабул ителә"
}