«Россиядә ел укытучысы-2026» Россиякүләм бәйгесе җиңүчеләре билгеле
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
March 23, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Казан
23 мартта Казанда «Әкият» Татар дәүләт академик курчак театрында «Россиядә ел укытучысы-2026» Россиякүләм бәйгесенең Татарстан төбәге призерларын бүләкләделәр.
Тантана Казан музыка көллияте студентлары башкаруында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча региональ төркем җитәкчесе Никита Блинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Артур Абдульзянов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко бәйгедә катнашып җиңү яулаган укытучыларны һәм тәрбиячеләрне котлап, дипломнар тапшырдылар.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» Россиякүләм һөнәри бәйгесенең җиңүчеләре:
«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче
•Зилә Марс кызы Билалова, Аксубай 3 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
«Һөнәргә тугрылык» номинациясе җиңүчесе
•Лилия Фоат кызы Гатауллина, Кукмара шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбе;
«Педагог – остаз» номинациясендә җиңүче
•Эльмира Мансур кызы Гыйбасева, Апас районы Биеш урта мәктәбе укытучысы;
«Иҗат һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе җиңүчесе
•Алия Фәрит кызы Нәҗипова, Яр Чаллы шәһәренең 60 нчы урта мәктәбе;
«Педагогик сәләт» номинациясе җиңүчесе
•Зөлфия Зөфәр кызы Сөнгатуллина, Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче күп профильле лицее;
«Эрудиция һәм иҗади фикер» номинациясе җиңүчесе
•Гөлзилә Фәһим кызы Фәхретдинова, Арча районы Апаз урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
«Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе җиңүчесе
•Айгөл Фәнзәт кызы Хәбибуллина, Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты
ЛАУРЕАТЛАР
•Чулпан Мөнир кызы Нәҗметдинова,
Сарман гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
•Ләйлә Рәис кызы Нәгыймуллина, Казан шәһәре Мәскәү районы «КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»
III УРЫН
Зәлия Мөдәрис кызы Гыймазова, Мамадыш шәһәре академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицей мәгариф үзәге;
II УРЫН
Илзам Әгъзәм улы Хаҗиев, Яр Чаллы шәһәренен 79 нчы лицей-интернаты;
I УРЫН
Резидә Зөфәр кызы Курамшина, Казан шәһәре Совет районы 11 нче күппрофильле лицей татар теле һәм әдәдбияты укытучысы.
Концерт программасы ТР Халык артисты Марат Галимов, ТР Атказанган артисткасы Марина Самкова, Халыкара конкурслар лауреаты Инсаф Ганибаевлар, «Путь солиста», «Мелодия», «Ворожея», «Голос счастья» вокаль коллективлары башкарган җырлардан, «Счастливое детство», «Антре», «Персонаж», «Шум», «Самйлики» бию ансамбльләре чыгышыннан торды. Чараны Илнур Фәсхетдинов һәм Айзилә Батырханова алып барды.
Иң ахырдан абсолют җиңүче игълан ителде – «Татарстанның ел укытучысы-2026» исеменә Казанның Совет районы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды. Төбәк этабы призерлары:
2 урын – Рузил Шарашев, Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы мәктәбенең тарих укытучысы, 3 урын – Мәдинә Кузьмина, Спас районы Антоновка мәктәбенең химия укытучысы.
Конкурста катнашкан барлык белгечләрне, җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә тагын да күбрәк уңышлар телибез!
Discussion in the ATmosphere