{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigr6awmk2knoaxicue7tq62aqchcxbfu52dpu2dpljnydslwf7oba",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mhmhqlsngkp2"
},
"path": "/node/9890",
"publishedAt": "2026-03-21T21:25:28.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"https://forms.yandex.ru/u/69899e04505690be47e50cf3/",
"https://disk.yandex.ru/d/G_73-kUXg-Mjkg"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\nТатар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә старт бирелде. Төбәк этапларында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 июленә кадәр кабул ителәчәк.\n\nХалыкара бәйге өч этапта үткәрелә – төбәк этабы, ярымфинал һәм финал. Ярымфинал 2026 елның август аенда Казан шәһәрендә, финал этабы исә октябрь аенда Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булачак.\n\nКатнашучылар 18-27 яшь аралыгында булырга һәм татар телендә иркен аралашырга тиеш. Бәйгенең һәр этабында катнашучылар милли киемнәрдә дефиле, интеллектуаль һәм иҗади этапларда көч сынашачак.\n\nБәйгенең төп максаты – татар халкының традицияләрен һәм телен саклап, аларны дөньяга таныту. Шулай ук бәйге катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачып, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә булышлык итүне дә күзаллый.\n\nГаризаларны 5 июльгә кадәр түбәндәге сайтта тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/69899e04505690be47e50cf3/\n\nНигезләмәгә сылтама: https://disk.yandex.ru/d/G_73-kUXg-Mjkg\n\nЭлемтә өчен: enze.almazovna@mail.ru",
"title": "Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды"
}