External Publication
Visit Post

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] March 21, 2026
Source

Яңалыкка кагылышлы рәсем:

Татарстан

Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә старт бирелде. Төбәк этапларында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 июленә кадәр кабул ителәчәк.

Халыкара бәйге өч этапта үткәрелә – төбәк этабы, ярымфинал һәм финал. Ярымфинал 2026 елның август аенда Казан шәһәрендә, финал этабы исә октябрь аенда Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булачак.

Катнашучылар 18-27 яшь аралыгында булырга һәм татар телендә иркен аралашырга тиеш. Бәйгенең һәр этабында катнашучылар милли киемнәрдә дефиле, интеллектуаль һәм иҗади этапларда көч сынашачак.

Бәйгенең төп максаты – татар халкының традицияләрен һәм телен саклап, аларны дөньяга таныту. Шулай ук бәйге катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачып, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә булышлык итүне дә күзаллый.

Гаризаларны 5 июльгә кадәр түбәндәге сайтта тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/69899e04505690be47e50cf3/

Нигезләмәгә сылтама: https://disk.yandex.ru/d/G_73-kUXg-Mjkg

Элемтә өчен: enze.almazovna@mail.ru

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...