{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreif2ymmrewzl4nl4ullttxtbhdwcn3rzaymc754pn2duejay4mq42e",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mhk6lzaxakb2"
},
"path": "/node/9888",
"publishedAt": "2026-03-20T13:25:17.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\nТатарстан\n\n19 мартта Казанның Совет районында урнашкан «Курай» 3 нче балалар бакчасында 2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаек булган оешмаларны бүләкләү тантанасы булды.\n\nБалалар бакчасында ике телдә тәрбияләүне популярлаштыру, балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү буенча балалар бакчаларындагы иң яхшы педагогик коллективларны ачыклау максатыннан 2013 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.\n\nТатарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга 2013 елдан 2026 елга кадәр грантка республиканың 258 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы лаек булганын әйтте.\n\nБыел исә грант алуга Татарстанның 29 муниципаль берәмлегеннән 37 балалар бакчасы теләк белдергән.\n\nБолар Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч Тукай, Саба, Теләче, Чирмешән районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре. Шулар арасыннан 20 җиңүче сайлап алынган.\n\nИлсур Һадиуллин тантанага килгән җиңүче мөдирләрне сәламләде. «Балаларны чын күңелдән яратучы, аларга көчегезне, хезмәтегезне кызганмыйча тәрбия һәм белем бирүче илаһи зат ияләре сез», – дип мөрәҗәгать итте министр. Ул аларның балалар бакчасына кергәч, чыгасы килми торган рәхәт мохит тудыручылар булуын ассызыклады. Башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.\n\n1 этап – 26 гыйнварда сабыйларга ике телдә белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау рәвешендә үткәрелгән.\n\n2 этап – 28 гыйнвардан 6 февральгә кадәр эксперт комиссия урыннарга чыгып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирү буенча грантка дәгъва кылучыларның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә бәя биргән.\n\nГрант күләме – 500 мең сум. Бу акчалар балалар җиһазларына, уенчыкларга, дидактик кулланмаларга, балаларның үсеше өчен төрле материалларга тотылырга тиеш.\n\n2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына түбәндәгеләр лаек булган:\n\nНурлат районының «Алсу» 15 нче балалар бакчасы\nКазанның Вахитов районының 214 нче балалар бакчасы\nКазанның Совет районында татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 3 нче балалар бакчасы\nАлабуга районының «Ласточка» 18 нче балалар бакчасы\nКазанның Мәскәү районының 291 нче балалар бакчасы\nБалтач районының 1 нче балалар бакчасы\nМөслим районының «Күбәләк» балалар бакчасы\nМамадвш районының «Миләшкәй» 10 нчы балалар бакчасы\nТеләче районының 2 нче балалар бакчасы\nЮгары Ослан районының «Солнышко» балалар бакчасы\nБөгелмә районының «Ладушки» 20 нче балалар бакчасы\nБиектау районының «Гөлчәчәк» Дөбъяз балалар бакчасы\nТүбән Кама районының баланың үсеш үзәге – «Подсолнушек» 90 нчы балалар бакчасы\nАзнакай районының «Сандугач» 21 нче балалар бакчасы\nКукмара районыныэ «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасы\nАпас районының «Солнышко» балалар бакчасы\nСаба районының «Кояшкай» Тимершык балалар бакчасы\nЛениногорск районының «Тургай» Шөгер балалар бакчасы\nЧирмешән районының «Ромашка» 1 нче балалар бакчасы\nПитрәч районы Көек авылында «Сказка» 2 нче балалар бакчасы.",
"title": "Татарстанда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаеклылар бүләкләнде"
}