External Publication
Visit Post

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесенең киләсе этабы 23 мартта була

belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial] March 19, 2026
Source
Яңалыкка кагылышлы рәсем: Татарстан Казан Бу атнада Казанда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елдан алып оештырыла торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең республика этабы үткәрелде. Бүген, 19 мартта, Казан шәһәренең «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә әлеге һөнәри бәйгенең финал өлеше булды. Чара матбугат конференциясе форматында оештырылган иде. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, укытучылар, ата-аналар катнашты. Әңгәмәне узган ел Бурятия Республикасында үткәрелгән бәйгедә республикабызны тәкъдим иткән Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Ресурс» 146 нчы номерлы лицееның туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова алып барды. Укытучыларның чыгышын Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Фәннәр академиясе галимнәре, педагогика көллиятләре укытучылары, татар теле һәм әдәбияты дәреслек авторлары бәяләде. «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе укытучысы Тамчыгөл Камаева, бәйгедә катнашучыларны котлап, җыр башкарды. Бәйгенең чираттагы өлешен 23 мартта «Әкият» Татар дәүләт академик курчак театры бинасында үткәрү планлаштырылган.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...