{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiflh3ucg7vttidq7fqhzxfc3eqqqcqdursejgrskhx5hzggcd6syy",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mha5rrnxery2"
},
"path": "/node/9884",
"publishedAt": "2026-03-16T20:35:38.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nБүген, 16 март көнне, Казан шәһәренең «Адымнар» күптелле һәм полипарадигмаль белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» республика бәйгесенең төп этабы старт алды. Чара бер атна дәвамында үткәреләчәк һәм тәҗрибәле педагогларны, методистларны һәм галимнәрне берләштерәчәк.\n\nРеспублика күләмендәге бәйгегә Татарстанның төрле почмакларыннан иң белемле һәм иҗади фикерләүче татар теле укытучылары җыелды. Катнашучылар географиясе киң: Аксубай, Апас, Алексеевск, Алабуга, Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 20 укытучы үз осталыгын күрсәтәчәк.\n\nБәйгенең беренче көне программасы бик бай. Бүген 10 укытучы үзенең уникаль методикасын чагылдырган ачык дәресләр күрсәтә, икенче 10 педагог исә һөнәри осталыгын «Методик остаханә» шартында тәкъдим итә. Ә инде иртәгә, 17 мартта, алар эшчәнлек төрләре белән алмашыначак: ачык дәресләрне икенче төркем үткәрсә, методик остаханәне беренче төркем күрсәтәчәк.\n\nКатнашучыларның чыгышларын абруйлы жюри бәяли. Жюри составына Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Фәннәр академиясе галимнәре, педагогика көллиятләре укытучылары, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр авторлары кергән. Экспертлар педагогларның белем дәрәҗәсен, заманча технологияләрне куллану осталыгын һәм татар теленә мәхәббәт уята алу сәләтен бәяләячәк.\n\nБәйге атна буе дәвам итәчәк. Чара татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын арттыруга, аларның иң яхшы тәҗрибәләрен таратуга һәм туган телне саклауда һәм үстерүдә мөһим адым булып тора.",
"title": "Казанда татар теле укытучыларының һөнәри осталык бәйгесе башланды"
}