{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreidzyzv7h5bossxe2oqxdmaoo3uxrz4iq6tg4tuyppzqwefywmyrpq",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mgytaf4ql2u2"
},
"path": "/node/9881",
"publishedAt": "2026-03-13T08:00:45.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nГабдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» X Бөтенроссия рәсем конкурсының гариза бирү кампаниясе старт алды.\nКонкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. Конкурсның мәгълүмати партнеры – «Миллиард.Татар».\nИҗат аша татар халкы тарихында үз эзеңне калдырып, 5 000 сум күләмендә Гран-при оту өчен менә дигән мөмкинлек.\nКонкур өч төп номинация буенча үткәрелә:\n- Рәсем сәнгате\n- График\n- Дизайн\n- «Идел»нең махсус номинациясе\nҖентекле мәгълүмат беркетелгән Нигезләмәдә.",
"title": "«Тарих эзләреннән» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды"
}