«Тарих эзләреннән» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
belem.ru | Татар мәгарифе порталы [Unofficial]
March 13, 2026
Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Татарстан
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» X Бөтенроссия рәсем конкурсының гариза бирү кампаниясе старт алды.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. Конкурсның мәгълүмати партнеры – «Миллиард.Татар».
Иҗат аша татар халкы тарихында үз эзеңне калдырып, 5 000 сум күләмендә Гран-при оту өчен менә дигән мөмкинлек.
Конкур өч төп номинация буенча үткәрелә:
- Рәсем сәнгате
- График
- Дизайн
- «Идел»нең махсус номинациясе
Җентекле мәгълүмат беркетелгән Нигезләмәдә.
Discussion in the ATmosphere