{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreifh3kmjezlaf6uji5i4l3jnm5tzvgjz5oz333zrvitmx65n55lkve",
"uri": "at://did:plc:qd35iwy5g3lkbp4ss4so5kl7/app.bsky.feed.post/3mgrkcwreupf2"
},
"path": "/node/9878",
"publishedAt": "2026-03-10T20:00:15.000Z",
"site": "https://belem.ru",
"tags": [
"Татарстан",
"Казан"
],
"textContent": "Яңалыкка кагылышлы рәсем:\n\n\n\nТатарстан\n\nКазан\n\nКазанда 29 марттан 1 апрельгә кадәр журналистика юнәлеше буенча күчмә «Яшь журналист юлы» сменасы оештырыла. Проектта 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Гариза бирү кампаниясе 24 мартка кадәр дәвам итә.\n\nЯшь журналистлар өчен кызыклы шәхесләр белән очрашулар, журналистиканың барлык юнәлешләре буенча гамәли дәресләр әзерләнә. Сменада катнашучылар контент булдырырга, интервью алырга һәм үз медиапроектларын эшләтеп җибәрергә өйрәнәчәк.\n\nПроект турында тулырак мәгълүмат белән беркетелгән Нигезләмәдә танышырга була.\n\nИҗади дәресләр Короленко урамы, 11а адресы буенча урнашкан «Яратам» яшьләр клубында үткәрелә.\n\nЧарада катнашу өчен анкета тутырырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән.\n\nПрофиль сменасы Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе белән бергә «Казан балалары» мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тарафыннан оештырыла.",
"title": "Казан яшьләре өчен «Яшь журналист юлы» сменасы була"
}